Лекция «Хәмернең зыяны турында хәбәрдарлык»

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

    Балигъ булмаганнарны алкогольнең организмга зарарлы йогынтысы һәм алкоголь бәйлелекне үстерү турында мәгълүмат бирү һәм тирә-юньне алкогольгә тартуда каршы тору сәләтен булдыру максатыннан, Кама Тамагы урта мәктәбендә «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова балигъ булмаганнар белән «Хәмернең зыяны турында хәбәрдарлык»дигән темага лекция-әңгәмә үткәрде.

    Әлеге лекция барышында хәмергә беренче тапкыр тарту, хәмернең кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавы, хәмер чиренең - авыр хроник авыру, күбесенең авыр дәвалануы турында әйтеп үтелде.

   Эчкечелек нәселдән нэселгә дәвам итми, аның белән көрәш тә эчүче кешенең ихтыярына һәм үз-үзен тотышына бәйле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International