3 яшьтән 7 яшькәчә булган үсеш чорында баланың тирә - юньне никадәр һәм ничек үзләштерүе бик мөһим роль уйный. Бу чорда тәрбияләнүченең аңын яңадан яңа фантазияләр, күзаллаулар белән тулыландырып, баетып тору өчен Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбиячеләре төрледән төрле традицион булмаган формаларда дәресләр үткәрәләр. Бүген исә алар рәсем дәресендә “Кляксография. Трубочка ярдәмендә рәсем ясау”ны сайладылар. Тәрбияләнүчеләр чук ярдәмендә альбом битенә буяу тамызып, трубочка белән төрледән төрле бизәкләр төшерделәр. Балаларның күңеленә әлеге шөгыль бик хуш килде.
.jpg)