Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәге белгечләре тарафыннан, авыр тормыш хәлендә калган, шулай ук, социаль куркыныч хәлдәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү дәвам итә.
2019 елның 15 мартында, база нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән һөнәри юнәлеш һәм белем бирү буенча белгеч, Огородникова Ләйлә «Безнең иртәгә!» дип исемләнгән чара үткәрде.
Әлеге чараның максатлары:
-педагогик хезмәткәрләрнең эш системасы аша укучыларның һөнәри осталыгын оештыру-педагогик тәэмин итү өчен шартлар тудыру, база предприятиеләре, һөнәри белем бирү оешмалары, һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре белән хезмәттәшлек итү, ата-аналар белән уртак эшчәнлек алып бару);
- киләчәктә һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешүне тәэмин итә торган һөнәрләр дөньясында нигез салучы балаларның танып-белү һәм һөнәри мәнфәгатьләрен, компетенцияләрен үстерү.
Балалар белән һөнәр сайлауда һөнәри юнәлеш билгеләү буенча тест үткәрелде, Ләйлә Огородникова консультация үткәрде, һөнәр сайлауда максатларны билгеләделәр, шулай ук уку йортына керү мөмкинлеге дә ачыкланды.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре, 14 яшькә җиткән балигъ булмаганнарны, каникул чорында эшкә урнаштыру мөмкинлеген дә караячаклар. Социаль куркыныч хәлдә булган балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше дәвам итәчәк.