2019 елның 19 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Ил – безнең уртак йортыбыз” дигән викторина үтте.Тәрбиячеләр “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен – викторина үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты булып балаларның Россия турында белемнәрен гомүмиләштерү һәм системалаштыру, рухи – әһлакый мөнәсәбәтләр һәм туган илгә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, туган илең өчен горурлык хисе формалаштыру тора.
Дәрес барышында балалар тәрбияче сорауларына җавап бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр, Россиянең дәүләт символларын гербны, флагны, гимны искә төшерделәр, Ватан турында шигырьләр һәм мәкальләрдән өзекләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
Дәрес ахырында нәтиҗә ясадылар, безнең ил зур һәм күп милләтле, Ватаныбыз төрле өлкәләрдә талантларга бай, бик күп яхшы кешеләр Россияне үзләренең иҗаты һәм хезмәтләре белән танытты дип билгеләп үттеләр.