“Юлдаш”та “Өлкәннәр өчен кулинар дәресләр” уза

2019 елның 19 марты, сишәмбе

“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та реабилитация бүлеге белгечләре өлкәннәрне һәм яшь инвалидлар бүлеге әгъзаларын реабилитацияләү өчен төрле технологияләр, техникалар кулланалар. Инвалидларның социализациясе, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру интернатта өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендә интернат-йорт шартларында, социаль-көнкүреш реабилитация  бүлмәсе ачылды.

 Бүлмә интернат-йорт белгечләре тарафыннан якланган проектның җиңеп чыгуы һәм әлеге грант акчаларына тормышка ашырылды. Бүлмәдә дәресләр уздыру өчен, төп җиһазландырудан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өстәмә махсус җиһазлар да сатып алынды.

Аның максаты - инвалидларның җәмгыять тормышында катнашып, аларга тормышта башкалар кебек үк тигез мөмкинлекләр тудырудан, бер-берсе белән аралашып борчулар ын, шатлыкларын бүлешү өчен мөмкинлек булдырудан, тормышта кулланылган, ләкин кайбер кичерелгән авырулар аркасында онытылган кайбер күнекмәләрне кабат яңартудан  гыйбарәт.  Шуңа күрә, бүлмә мөмкин кадәр өй шартларына якынайтып җиһазландырылды.  Биредә, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар,  өй шартларында яшәү рәвешен тагын бер кат күздән кичереп, үзләре ашарга пешерә ала.

 Дәресне оештыручы белгеч, дәрес барышында һәр ризыкның пешерү технологияләрен аңлатып, ризык әзерләүнең  серләренә төшендереп, һәр адымын аңлатып бара. Дәресләр индивидуаль һәм күмәк рәвештә уза.  Алар түбәндәге программаларга нигезләнеп үткәрелә: “Өлкәннәр өчен кулинар дәресләр” һәм физик мөмкинлекләре чикле яшҗләр өчен аш-су серләрен өйрәтүче “Кулинар дәресләр”. Дәресләр бик җанлы һәм кызыклы үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International