Зәйдә "Яз бәйрәме"

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18 март көнне  Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ, үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче балалар 30 балигъ булмаган бала һәм аларның әниләре өчен "Яз бәйрәме" дип аталган социаль-анимацион чара оештырылды. Әлеге чарада Гаилә эчендә низаглар булган һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.

         Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглар кызыклы конкурслар әзерләгәннәр, аларда балалар һәм ата-аналар да бик теләп катнаштылар.

Бәйрәмдә катнашучыларга киртәләр аша коляска йөртергә, әниләрен төрле костюмнарга киендерергә,ә әниләр исә мең бала тавышы арасыннан да үз сабыен аера  алуларын исбатладылар. Мондый күнегүләр балаларда төп психик функцияләрне (игътибар, фикерләү, хәтер) үстерергә генә түгел, ә уен формасында ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да ярдәм итә.

         Очрашу ахырында балалар яшьләр эшләре идарәсе вәкиле, «Мальвина» халык театры җитәкчесе Зарипова А. С. белән берлектә эмоцияләр белдерү, комплексларны бетерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә бәя бирүне арттыру максатыннан "Оса и медведь"  әкиятеннән фрагмент уйнадылар.

         Чара бер сулышта узды,катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барысы да кечкенә генә баллы күчтәнәчләр белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International