“Шикле уродлык комплексы”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 нчы елның 14 нче марты көнне балигъ булмаганнар арасында каты мөгаләмәне профилактикалау эше кысаларында Түбән Кама шәһәрнең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Гаилә тормышында этика һәм психология. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары» курсы кысаларында 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында “Шикле уродлык комплексы” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: үз-үзеңне дөрес бәяләүне формалаштыру.

Дәрес башында психолог катнашучыларга анкета сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. Кызганычка каршы, яшүсмерләрнең 70% ы тәнендә булган теге яки бу җитешсезлекләргә зарланды. Аларның күбесе кызлар иде (егетләр арасында 1 катнашучыга гына үз тышкы кыяфәте ошамый булып чыкты). Шуңа күрә психолог катнашучыларга «Өстенлекләр исемлеге», «Минем яхшы гамәлләрем», «Алкышлар» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Шулай итеп, яшүсмерләр психолог ярдәмендә үзләренә медиа-пространство һәм зәңгәр экран аша бәйләнгән эчке комплексларны киметә алдылар.

  Йомгаклау даирәсендә күпләр танылу алган актерлар, модельләрнең тәннәре һәм үзләренеке арасында булган аерма аркасындагы эчке дискомфорт әкренләп юкка чыкты икәнлеген әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International