Гиацинт- яз көне беренчеләрдән булып ата торган матур чәчәк. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт белән дәвалау шөгылендә “торцевание” алымы белән гиацинт чәчәге ясадылар.
“Торцевание” – катлаулы һәм кызыклы алым. Бик зур түземлек һәм игътибарлылык сорый. Аның ачык һәм кызыктыра торган төсләре нәтиҗәсендә, интернатта яшәүчеләр теләп шөгыльләнәләр һәм искитекеч матур картиналар һәм төрле кул эшләре иҗат итәләр.
“Торцевание” пөхтәлекләрен, иҗади сәләтләрен, кул чукларының эшчәнлеген үстерә. Әзер эшләрне теләсә кайсы бәйрәмдә бүләк итәргә яки бүлмә бизәргә була.