Агымдагы елның 19 нчы мартында “Язгы яхшылык атналыгы” кысалыгында хезмәт инструкторы “Учтагы яхшылык” дип исемләнгән фетр материалыннан брошка әзерләү буенча күмәк формада чара уздырды. Дәрес О.В.Фокиноның “Учымда яхшылык йөртәм” дип исемләнгән шигырь уку белән башланып китте. Тернәкләнүчеләр үз куллары белән ясалган матур- матур чәчәкләрне бер- берсенә бүләк итәргә дә өлгерделәр. Әлеге чаралар кул бармакларының сизгерлеген аттырып кына калмый, яхшылык, ярдәмләшү, дуслык хисләрен дә барлыкка китерә.