ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»да даими рәвештә дежур персоналның һәр сменасы белән янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелә, өйрәнүләр барышында һәр хезмәткәрнең конкрет гамәлләре эшкәртелә.

         2019 елның 20 мартында Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан балигъ булмаган балалар белән «Экстремизмга һәм терроризмга-юк» дигән дәрес үткәрелде.

      Чара балигъ булмаганнарның экстремизм һәм терроризм турында күзаллауларын киңәйтүгә, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм башка кешеләр белән дөньяда яши белүгә юнәлдерелгән иде.

     Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Игелек декадасы кысаларында балаларга кирәкле киемнәр тапшырдылар.

21 нче март 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Шикәр авыруы – социаль проблема» дигән темага лекция үткәрде.

Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында театр сәнгатенә кызыксыну һәм мәхәббәт үстерүгә юнәлдерелгән «Театрның тылсымлы дөньясы» дигән танып-белү чарасы узды.

21  март  көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча  профилактик  презентация күрсәтелде.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр  " Коррупциягә - ЮК дип әйт!" дигән акциядә катнаштылар. 

2019 елның 20 нче мартында  Әтнә муниципаль районының “Изгелек” узәгендә социаль хезмәткәрләр белән чираттагы эшлекле җыелыш узды. Җыелышта Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Әбделәхәт кызы, вакытлыча директор вазифасын башкаручы Сәләхиева Зөлфирә Зөфәр кызы һэм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Галимҗанова Лилия Октябрис кызы катнаштылар.  Зөлфирә Зөфәр кызы хезмәткәрләрне профессиональ әхлак кодексы белән таныштырды. Үз чиратында  бүлекчә мөдире Лилия Октябрис кызы  карамакта торучы өлкәннәр белән эш барышында кулланылучы технологияләр темасын күтәреп чыкты.

13 март көнне Саба музыка мәктәбе педагоглары кунакта булдылар. Алар балалар өчен бик кызыклы “Серле төймәчекләр” дип аталган мастер-класс үткәрделәр. Матур, тылсымлы төймәләрдән матур аппликацияләр ясарга өйрәттеләр. Балаларга бик ошады. Нәтиҗәдә, бик матур эшләр килеп чыкты.

2019 нчы елның 20 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Чернова Лидия Павел кызы тернәкләнүчеләр белән “Грипп, аннан ничек сакланырга? дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International