Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында театр сәнгатенә кызыксыну һәм мәхәббәт үстерүгә юнәлдерелгән «Театрның тылсымлы дөньясы» дигән танып-белү чарасы узды. Әлеге чараның төп максаты - театр турында башлангыч белемнәр бирү. Балалар театрның нәрсә икәнен һәм аның ничек барлыкка килүен, әлеге сәнгатьнең нинди жанрлары барлыгын белделәр.