2019 елның 20 мартында Кукмара муниципаль районының «Тылсым» «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары тарафыннан балигъ булмаган балалар белән «Экстремизмга һәм терроризмга-юк» дигән дәрес үткәрелде.
Чара балигъ булмаганнарның экстремизм һәм терроризм турында күзаллауларын киңәйтүгә, үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыруга, бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә һәм башка кешеләр белән дөньяда яши белүгә юнәлдерелгән иде.
Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.