Яшел Үзән балалар иҗаты үзәгендә Афанасьева Рәисә Вәли кызы, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «Яңа Тура» технополисы генераль директоры Мишурный Андрей Викторович белән Яшел үзән укучыларына күңелле сюрприз ясадылар. Игелек декадасы кысаларында балаларга кирәкле киемнәр тапшырдылар. Бүләкләр «Гнездышко» приютының ике тәрбияләнүчесе Шәйдуллина Ангелина һәм Ушаков Егорга да тапшырылды. Балалар бик канәгать калдылар.