Мин һәм минем хокукларым”. Түбән Кама “Веста” үзәге

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

“Хокук белеме нигезләре” шөгыльләр курсы кысаларында Түбән Кама шәһәре “Веста” үзәге белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Каенлы авылы) 11-12 яшьлек 15 бала өчен “Мин һәм минем хокукларым” дип аталган төркемле дәрес оештырды. Максаты: балаларда хокукый культура формалаштыру һәм гражданлык  әхлакый сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрс башында белгеч балалар белән әңгәмә үткәрде, катнашучылар соңгы арада үзләре белән булган хәлләрне сөйләделәр, нинди яхшы хәл һәм нинди начар хәл булды, ни өчен икәненә җавап табарга тырыштылар. Әлеге күнегү балаларга теге яки бу ситуацияне анализларга өйрәнер өчен юнәлдерелгән иде. Шуннан соң катнашчыларга яшүсмерләр куллана ала торган хокуклар исмлеген төзергә тәкъдим ителде. Группада “Россия гражданины буларак җәмгыятьтә, мәктәптә, гаиләдә, хезмәт мөнәсәбәтләрендә мин нинди хокукларга ия” дигән темага фикер алыштылар. Белгеч балигъ булмаганнарның хокукларын ныгытучы төп законнарны санап чыгарга тәкъдим итте. Балалар шулай ук “Кеше кайчан хокукларга ия була” дигән сорауга җавап эзләделәр, һәрбер катнашучының фикере исәпкә алынды.

Балаларга әлеге дәрес бик ошады, алар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International