«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Шикәр авыруы-социаль проблема» дигән темага лекция

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Шикәр авыруы – социаль проблема» дигән темага лекция үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны авыруның барлыкка килү сәбәпләре, аның нинди чирләргә китерүе, профилактика юллары белән таныштыру.

Шикәр авыруы ул-кандагы шикәр микъдарын арттыру белән характерлана торган матдәләр алмашуны бозу. Авыру инсулин эшләү дефектлары, инсулин яки әлеге ике факторның гамәлләре дефекты нәтиҗәсендә килеп чыга. Канда  шикәр югары булудан тыш, авыру бәвел аша шикәр бүлеп чыгару, көчле сусау, май, аксым һәм минераль алмашу бозылу һәм өзлегүләр белән дә чагыла.

    Лекция барышында социаль хезмәт алучылар шикәр авыруы үсешенең сәбәпләре, чирнең барлыкка килүе, шикәр чиренең гипертония, йөрәкнең ишемик авырулары белән бәйләнеше, авыруның катлаулылыгы һәм аның нәтиҗәләре белән таныштылар.

Диетаны катгый үтәү, нормаль авырлык, хәрәкәт активлыгын саклау зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Тыңлаучылар билгеләп үткәнчә, мондый лекцияләр аларның һәм якыннарының сәламәтлегенә игътибарлырак булырга өнди. Чара ахырында лектор тыңлаучыларның барлык сорауларына да җавап бирде һәм буклетлар таратты.

Лекциядә 39 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International