Дежур персонал белән янгын-тактик өйрәнүләр

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Өйрәтүдә авыр – «сугыш» вакытында җиңел. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы эштә планлаштырылган теоритик һәм гамәли чаралар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Янгын-тактик өйрәнүләр янгын чыккан һәм сүндергән вакытта учреждение хезмәткәрләренең һәм янгын сүндерүчеләрнең эш планын эшләргә мөмкинлек бирә.

Соңгы вакытта булган янгыннарны һәм бер типтагы учреждениеләрдә янгын чыгу очракларын анализлау, җаваплы кешеләрнең янгынга каршы профилактик чаралар үткәрүгә тиешле әһәмият бирмәүләрен күрсәтә. Күпчелек очракта хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал янгын чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга кирәклеген белми, беренчел янгын сүндерү чараларын һәм шәхси саклану чараларын куллана белми. Шуңа бәйле рәвештә, шулай ук  социаль хезмәтләр алучыларның һәм хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклап калуны тәэмин итү максатларында "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»да даими рәвештә кешеләрне эвакуацияләү буенча янгынга каршы өйрәнүләр үткәрелә.

Шулай ук тәүлекнең төнге вакытында дежур персоналның янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне куркынычсыз һәм тиз эвакуацияләүне тәэмин итү буенча гамәлләре тәртибенә аерым игътибар бирелә. Директор урынбасары Руфил Дәүләтшин даими рәвештә дежур персоналның һәр сменасы белән янгын-тактик өйрәнүләр үткәрә, өйрәнүләр барышында һәр хезмәткәрнең конкрет гамәлләре эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International