«Скандинавия йөрүе» дәресләре.
2019 елның 21 марты
Скандинавия йөрүе – гәүдә авырлыгын киметү, кан йөрешен яхшырту, кан тамырларын чистартуның яхшы ысулы. Моннан тыш ул йөрәк мускулларына күнекмә ясый, хәл-торышны яхшырта, йокы режимын җайлаштыра, эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара. Яңа Чишмә интернат-йорты социаль хезмәттән файдаланучылар үзләре өчен аерым фитнес - скандинавия йөрешен ачкан. Шәфкать туташы Гончарова Надежда махсус таяк белән йөрү турында әңгәмә һәм ничек итеп дөрес йөрүне күрсәтте. Биредә яшәүчеләр бу дәрестән бик канәгать калдылар һәм үзләренә рәхәтлек алдылар.
Социаль-тернәкләндерү бүлегендә шагыйрь Сергей Стариков белән иҗади очрашу узды.
Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты”нда тәрбияләнүчеләр белән “Халыклар бердәмлегендә көч” дип аталган темага әңгәмә үткәрелде.
Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше кысаларында, аларның кәефләрен күтәрү максаты белән Түбән Кама шәһәре “Веста” үзәге белгечләре балаларны “Җәлил” кинотеатрына алып бардылар.
«Театр дөньясына сәяхәт» дәресләре курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала арасында «Стендны бизәү» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты”нда тәрбияләнүчеләр белән “Халыклар бердәмлегендә көч” дип аталган темага әңгәмә үткәрелде.
Сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм авыр хэлле гаиләләрдән булган балалар өчен хәйрия төшке ашы.
2019 елның 20 март көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. график нигезендә Алан җирлегендә консультатив көн үткәрде. Уңайлы һәм тулы кыйммәтле консультацияләр алуга мохтаҗ гражданнар чакырылган иде. Бу көнне консультатив ярдәмгә килүчеләр арасында социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу, күп балалы ана таныклыгын рәсмиләштерү тәртибе буенча ярдәм сораучылар бар иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә тапшырылган мәгълүматлардан канәгать калдылар.
2019 елның 21 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Мин поэзияне яратам” дигән танып – белү викторинасы узды.
Балигъ булмаганнарның кабат хокук бозуларын профилактикалау эше буенча 2019 нчы елның 4 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала, шул исәптән закон белән каршылыклары булган балалар өчен Түбән Каманың халык иҗаты йортында А. С. Пушкинның «Үлгән патшабикә турында әкият» спектаклен хәйрия карауны оештырды.