ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның  20 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тернәкләндерүгә килгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Әйдә дустым – утыр түгәрәккә” дигән танышу – уены үтте.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Нәүрүз» бәйрәме булып узды. «Нәүрүз килә – яз килә!» дигән матур концерт программасы белән Ике Басу Арташ мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясадылар. Өлкәннәргә татлы азык-төлек һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

2019 нчы елның 11-22 марты аралыгында Татарстан Республикасында “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды. Бу акция кысаларында 2019 нчы елның 18 марты көнне Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта эш алып барды.

Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта 13-14 яшьлек 12 яшүсмер өчен «Сине ишетүләре мөһим булганда» дигән интерактив дәрес үткәрде.

"Бәхетле балачак» социаль программасы кысаларында «Веста» үзәгендә анимацион студия эше дәвам итә, анда социаль хезмәт күрсәтүче балалар волонтерлар белән берлектә танылган татар язучысы Г. Тукайның «Су анасы» мультипликацион фильмын булдыру өстендә эшлиләр.

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. "Ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләре, БДИ һәм ОГЭга әзерлек вакытында яшүсмерләрнең суицидаль тәртипләрен профилактикалау"  темасына эшлекле уен – тренингы  үткәрелде.

 

 

«Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта (Сухарево авылы) 11-12 яшьлек 12 бала өчен «Сәнгать дөньясында» темасына төркемле дәрес үткәрде.

2019 елның 20 мартында Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре “21 март – Халыкара Даун синдромлы кеше көне. Сине яратсалар Даун синдромы фаҗига түгел» исемле буклетлар тараттылар. 

“Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында түгәрәк өстәл утырышы оештырдылар.

 

Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты”нда тәрбияләнүчеләр белән Татарстан гербы һәм әләменең килеп чыгышы турында призентацияләнгән әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International