“Кояшкай, Кояшкай”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Ишегалдында яз! Кечкенә сабыйга бу “яз” ның нәрсә икәнен аңлау гына бик җиңел түгел. “Яз” төшенчәсен, ел фасылы буларак, бала 3 яшьтән соң гына аңлый башлый. Әмма кайбер төшенчәләр, предметлар белән танышуны күпкә иртәрәк башларга мөмкин.

“Әни+бәби” клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала һәм аларның ата-аналары арасында “Кояшкай, Кояшкай” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - балаларның танып-белү активлыгын үстерү, табигатьнең язгы күренешләре турында күзаллауларын баетуга ярдәм итү.

Чираттагы дәрес нәкъ менә язга, язгы кояшка багышланган иде. Балалар дәрестә язгы күренешләр турында күзаллауларын үстерделәр. «Кояшкайны яса», «Мемори», “Әниеңә кояшкай турында сөйлә” кебек уеннар уйнадылар, фикерләүне, хәтерне үстерделәр. Музыка өлешендә балалар язгы атрибут – зонтик кулланып музыка астында хәрәкәтләр башкардылар. Иҗади өлештә кәгазьдән ясалган кояш түгәрәгенә эләктергечләрдән нурлар беркеттеләр.

Дәрес ахырында балалар ирекле уен эшчәнлеге белән таныштылар, яшьтәшләре белән үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр, ә әниләре аларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International