Балигъ булмаганнарның кабат хокук бозуларын профилактикалау эше буенча 2019 нчы елның 4 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала, шул исәптән закон белән каршылыклары булган балалар өчен Түбән Каманың халык иҗаты йортында А. С. Пушкинның «Үлгән патшабикә турында әкият» спектаклен хәйрия карауны оештырды. Максат: гоманлы сыйфатлар тәрбияләүгә, әхлак нормаларын үзләштерүгә, танып-белү кызыксынуын үстерүгә, игътибар, хәтер, фикерләү, дуслык хисләре, коллективизм һәм рус шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итү.
Динамикалы һәм мавыктыргыч сюжетлы спектакль бер сулышта каралды. Спектальдә бик җитди һәм тирән фикер хөкем сөрде: тормыш һәм үлем, мәхәббәт һәм хыянәт, яхшылык һәм явызлык. Спектакльнең гадәти булмаган сәхнә карары, актерлар уены һәм матур музыка балалар күңеленә үтеп керде.
Әлеге спектакльдән балаларда уңай тәэсирләр генә калды, барысы да бик ошады.