2019 елның 20 мартында Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары“Red” кафесы хезмәткәрләре белән берлектә сәламәтлекләре чикләнгән һәм авыр хәлле гаиләләрдән булган балалар өчен хәйрия ашы үткәрделәр.Әлеге чарада 20 балигъ булмаган бала катнашты.
Мондый чаралар биредә катнашкан һәр бала өчен бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу дуслар белән тагын бер тапкыр очрашырга, күңелле шартларда аралашырга мөмкинлек бирә. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.