Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше кысаларында, аларның кәефләрен күтәрү максаты белән Түбән Кама шәһәре “Веста” үзәге белгечләре балаларны “Җәлил” кинотеатрына алып бардылар.
Балаларга “Драконны ничек ияләштерергә 3” мультипликацион фильмын күрсәттеләр, алар аны зур кызыксыну белән карадылар. Гәрчә җиңү бәясе артык югары булса да мультфильмның батыр геройлары чираттагы тапкыр явызлык көчен җиңәргә тиеш булдылар. Мультфильм бик мәрхәмәтле, дулкынландыргыч, ә төрле мизгелләр һәм кызыклы маҗараларны карау тагын да мавыктыргыч булды.
Барлык балалар да әлеге мультфильмнан канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм көн буена яхшы кәеф белән таралыштылар. «Веста» үзәге белгечләре һәм ата-аналар «Җәлил» кинотеатры администрациясенә хезмәттәшлек һәм мавыктыргыч мультфильмнарны бушлай карау мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр, шулай ук алга таба да уңышлар теләделәр.