«Стендны бизәү». Түбән Кама «Веста» үзәге

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Театр - кеше тормышында зур роль уйный: шәхес формалаштыруда, тормышка карашта, төрле тормыш хәлләрен кабул итүдә ярдәм итә, кеше ихтыяҗын гүзәллеккә сеңдерә. «Театр дөньясына сәяхәт» дәресләре курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 бала арасында «Стендны бизәү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны театр белән таныштыру, аның тарихы турындагы күзаллауларын киңәйтү.

Дәрес башында белгеч балаларга театр турында презентация күрсәтте, шуннан соң театрның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аның төп төрләре турында сөйләде. Аннан стенд ясарга тәкъдим итте. Балалар стенд әзерләделәр, чаршаулар һәм сәхнә ясадылар, кәгазьдән төрле атрибутлар һәм геройлар ясадылар, мини-спектакль куйдылар.  

Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм кызыклы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International