“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин поэзияне яратам” дигән танып – белү викторинасы үтте

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның  21 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Мин поэзияне яратам” дигән танып – белү викторинасы узды. Бу дата табигатьне яңарту һәм кеше рухының иҗади характеры символы буларак сайланды. Дөньяның төрле илләрендә бу көнне викториналар һәм конкурслар оештырыла. Безнең тәрбиячеләр дә бу традицияләрдән читтә калмады. Алар балалар өчен сораулар һәм табышмаклар әзерләделәр. Чараның максаты балаларның шигъри әсәрләрнең матурлыгы һәм күп төрлелеге турында белемнәрен киңәйтү иде. Чара күңелле һәм җанлы атмосферада узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International