2019 елның 20 март көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. график нигезендә Алан җирлегендә консультатив көн үткәрде. Уңайлы һәм тулы кыйммәтле консультацияләр алуга мохтаҗ гражданнар чакырылган иде. Бу көнне консультатив ярдәмгә килүчеләр арасында социаль контракт нигезендә социаль ярдәм алу, күп балалы ана таныклыгын рәсмиләштерү тәртибе буенча ярдәм сораучылар бар иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә тапшырылган мәгълүматлардан канәгать калдылар.