“Чистай районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә шагыйрь Сергей Стариков белән иҗади очрашу узды.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

      Социаль-тернәкләндерү бүлегендә шагыйрь Сергей Михайлович Стариков кунакта булды. Ул үзенең иҗади юлы, “Чокыр” шигъри җыентыгын ничек  иҗат итүе турында сөйләде. Сергей Михайлович “Жирән  хәйләкәр яки Балык бистәсендә булган очрак” поэмасын укыды. Шигырьләре аша  шагыйрь укучыга күңел халәтен һәм кәефен, тормыш, язмыш турында фикерләрен, уйларын җиткерә.  Аның шигырьләре күңел күтәренкелеге бирә, мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга чакыра.  Очрашу барышында хезмәт алучылар эмоциональ бушану алдылар һәм туган шәһәрләре Чистайда  яшәүче кызыклы кеше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International