«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Без бергә» дигән Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында катнашты. "Халык вокаль" номинациясендә Хәйруллин Ранис, «Хореография» номинациясендә Кәлимуллина Алсинә, «Нәфис сүз» номинациясендә Галимова Нәзирә.
Музыкаль җитәкче Галиева Ләйсән сүзләренә караганда, мондый конкурслар талантлы балаларны ачыкларга һәм аларның иҗади потенциалын алга таба үстерү өчен тормышка ашырырга ярдәм итэ.