Якты язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне узды! "Апрель” тернәкләндерү үзәгендә дә атна буе бәйрәм атмосферасы торды. Төркем дәресләрендә, тәрбиячеләр балаларга үзләренең куллары белән апалары, әниләре, әбиләре һәм дусларына открыткалар ясарга булыштылар, ә өлкән төркем балалары үзләренең котлау сүзләре белән бәйрәм плакаты ясадылар!
Билгеле инде, " Апрель» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре тәрбиячеләрне, ЛФК һәм АФК инструкторларын, хезмәт куя торган белгечләрне дә онытмадылар, үз куллары белән эшләнгән кечкенә бүләкләр, ә кемдер шигырь юллары белэн котлады.
Мондый казанышлар чыннан да бик күңелле бит!