Төремкәй, Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк”

2019 елның 22 марты, җомга

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Яңа Элмәле урта мәктәбе” гомумбелем учреждениесендә  булдылар. Биредә алар башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә өй курчак театры ярдәмендә "Төремкәй” рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар шулай ук бик теләп «Зирәкләр һәм тапкырлар» дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде, чарада катнашкан барлык балалар да бик күп уңай эмоцияләр һәм призлар алдылар.

Бу чарада барлыгы 15 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International