Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар.

2019 елның 22 марты, җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр шәһәрнең Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар.

Нәүрүз - язгы яңарту, мәхәббәт, уңдырышлылык һәм дуслык тантаналары бәйрәме. Борынгыдан Нәүрүз килеп җиткәнче кешеләр үз йортларын һәм хуҗалыгын тәртипкә китергәннәр, бәйрәм хөрмәтенә агачлар, чәчәкләр утыртканнар. "Нәүрүз" - "яз туу" дигәнне аңлата. Нәүрүзне бәйрәм итү муллык һәм бер елга уңыш китерәчәк дип санала.

Шәһәр халкын котларга Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев килде. Программа театральләштерелгән тамаша һәм концерт белән дәвам ителде.

Барлык теләүчеләр тәмле чәй, камыр ризыклары һәм татлы мамык белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International