2019 елның 22 мартында «Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Яңа Элмәле урта мәктәбе” гомумбелем учреждениесендә занятие үткәрделәр. Биредә балаларның фантазиясен, вак моторикасын, тактиль тоемлавын үстерергә мөмкинлек бирә торган “Ком терапиясе” алымнары кулланылды, әлеге яңа ысуллар балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый (хәтер, игътибарлылык, фикерләүне үстерә, сүз байлыгын арттыра). Чарада барлыгы 15 бала катнашты.