ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Шушы көннәрдә Алабуганың «Доверие» үзәге«Profibook»  проекты кысаларныда «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» партнерлары белән берлектә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен таныштыру экскурсиясе һәм иҗади мастер-класслар оештырылды.

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан, җомга, 22 март көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та эшләүче хезмәткәрләр өчен директор урынбасары Нуретдинов Рөстәм Салих улы теортерик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес барышында, интернат-йорт шартларында сәламәтлеккә зыян китерүче төрле куркыныч туганда, биредә тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклауны, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерүне, ябык бинада янгын куркынычын тудыручы факторларны тагын бер кат хәтердә яңартып уздылар.

 

  2019 елның 18-21 мартында Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балаларга “Яшел планета 2019» балалар-экологик форумында катнашырга тәкъдим иттеләр.

Эчкечелекне кисәтү

2019 елның 22 марты

             Безнең көннәрдә алкоголь куллану проблемасы бик актуаль. Яңа Чишмә интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Черняк Елена социаль хезмәт алучылар өчен «Алкоголь һәм аның кеше организмына йогынтысы» темасына презентация күрсәтте. Чарада катнашучылар эчкечелекнең нинди нәтиҗәләргә китерүен һәм  ничек андый авыруны булдырмау ысулларын карадылар.

Яз җитүгә юллар боз белән капланды,аяк асты тайгакланды. Бу шартларда машина алдына якын килү бик куркыныч, тайгак юлда машинаны тиз генә туктататып булмый.

2019 елның  21 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшләүче бүлек тәрбиячеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Могҗизалар кыры” дигән   интеллектуаль уен үткәрделәр.

 

 

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Туп белән эстафета»  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Поэзия могҗиза кебек" шигъри укулары булып узды

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә 21нче мартта "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Сак булыгыз, мошенниклар! Өлкәннәр өчен куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына лекция-әңгәмә үткәрелде.

            Гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирү максатыннан 2019 елның 20 мартында Зәй муниципаль районы "Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Дюймовочка” балалар бакчасында очрашу уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International