2019 нчы елның 18 нче марты көнне Түбән Кама “Веста” үзәгендә социаль белгеч Анастасия Ильина “Аист көтәбез” клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатыннар өчен “Йөкле вакытта физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес бала тууы көтелә торган гаиләләр белән эш алып барыла торган учреждениеләр исмлеге белән танышудан башланды. Түбән Камада бу – шәһәр дәүләт хастаханәсенең консультатив – диагностика бүлегендә “Сонатал” кабинеты эшли торган перинаталь үзәк. Булачак әниләр өчен Лазарев методикасы буенча ике атналык дәресләр тәкъдим итәләр. Шулай ук шәһәрдә “Пеликанчик” имин бала табуга әзерлек буенча мәктәп эшли. Нәкъ менә шушы мәктәптә йөкле хатын-кызлар белән бала табуга психологик һәм физик әзерлек белән шөгыльләнәләр. Бу мәктәптә, табиб - гинеколог консультациясеннән соң, хатын - кызлар гимнастика белән шөгыльләнә, чөнки табиблар фикеренчә, физик йөкләнеш булачак әниләргә бик кирәк. Соңыннан катнашучыларга “Йөклелек вакытында спорт белән шөгыльләнергә кирәкме?” дигән видеофильм карарга тәкъдим ителде. Әлеге видеофильмда табиб акушер-гинеколог моның уңай якларын һәм физик культура белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде. Фильм караганнан соң, хатын-кызлар авырлы вакытта үзләренең физик күнегүләр белән шөгыльләнү мәсьәләсе буенча фикерләре белән уртаклаштылар.
Дәрес ахырында, белгеч булачак әниләргә: “Йөклелек вакытында яхшы физик формада булу мөмкин генә түгел, ә бик кирәк" дигән белешмәлекләр таратты.