ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү максатыннан 2019 нче елның 22 мартында “Әйдәгез, тату яшибез!” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чарада балалар халыклар мәдәнияте белән таныштылар, төрле телләрдә исәнләшергә өйрәнделәр. Соңыннан балалар үзләре кузаллаганча “халыклар дуслыгын” кәгазьдә тасвирладылар.