26 мартта өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы тыл ветераны Мингаян Мингатина 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.
Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Андронова Л. И. һәм Шәйхетдинова Д. М. инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр.
Балалар "Нарат" спорт комплексында булдылар, анда тимераякта шудылар.
Тимераякта шуу-балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән күнегүләр — шулай ук актив ял итүнең иң яраткан төрләренең берсе булып тора.
Тимераякта шуу вакытында саф һавада тиз хәрәкәт итәргә була. Бу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, тизлеген, көчен, җитезлеген һәм чыдамлыгын үстерә. Бала хәрәкәт иткәндә кәеф күтәренкелеге, җиңеллек ала.
2019 елның 28 мартында Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф. Т. «Торцевание " технологиясе буенча чираттагы дәресен үткәрде.
2019 елның 28 мартында Яңа Чишмә муниципаль “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, газ һәм янгын сүндерүче оешмалар вәкилләре белән берлектә, Екатериновка бистәсендә яшәүче күпбалалы, 70 яшьтән узган ялгыз торучыларны әйләнеп үттеләр.
2019 елның 28 мартында Театр елы уңаеннан һәм Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды чакыруы буенча Әтнә муниципаль районыннан мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында булдылар. Театр белән танышу күргәзмә залыннан башланды. “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре балаларга театр белән бәйле профессияләр турында сөйләделәр. Ә “Мәхәббәт баскычы” спектакле яшь тамашачыларга бик ошады.
2019 елның 29 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр” дигән дәрес узды.
Интернат - йортында Гарденотерапия технологиясен тормышка ашыру дәвам итә, социаль хезмәт алучылар территорияне бизәү өчен чәчәк үсентеләре үстерә башлады.
"Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен айлык җыелыш булып узды.
“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Әлфия Байкова мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Хәрәкәт әлифбасы” дигән төркемле дәрес үткәрде.