2019 елның 29 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр” дигән дәрес узды.
Әлеге дәреснең максаты табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр турында күаллау формалаштыру, экстремаль хәлләрдә алдан күрү, тану һәм дөрес эш итәргә өйрәтү, мөстәкыйльлек, җаваплылык тәрбияләү.
Дәрес барашында балалар табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр турында видео дәрес карадылар. Караганнан соң кеше гадәттән тыш хәлләрдә үз –үзен ничек тотуы турында фикер алыштылар.
Дәрес ахырында табигый күренешләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 18 бала катнашты.