К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрына сәяхәт. Әтнә муниципаль районының "Изгелек" социаль үзәге

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 28 мартында Театр елы уңаеннан һәм Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды чакыруы буенча Әтнә муниципаль районыннан мөмкинлекләре чикле балалар, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында булдылар. Театр белән танышу күргәзмә залыннан башланды. “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре балаларга театр белән бәйле профессияләр турында сөйләделәр. Ә “Мәхәббәт баскычы” спектакле яшь тамашачыларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International