Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балалар "Кошкин дом" театральләштерелгән тамаша карады. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре С. Маршак әсәре буенча сәхнә әсәре әзерләнән.
2019 елның 1 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен табигать почмагында танып белү дәресе оештырылды.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик дәрес узды.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Нәүрүз бәйрәме узды.
1нче апрель 2019нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова йорт шартларында сабын ясау буенча мастер- класс үткәрде
Кыш әкрен генә язга урын бирә, су басу вакыты якынлаша. Язгы ташу, бигрәктә елгаларга якын урнашып яшәгән кешеләргә куркыныч яный. Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйгэ йөреп хезмәт курсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләр Һэм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучыларга язгы су басу куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр су басу куркынычы янаган социаль хезмәт алучыларның базларыннан кышка саклыкка салынган яшелчәләрне чыгардылар, йорт-җир тирәсендәге карларны көрәп бетерделәр, язгы сулар агып китсен өчен, ерганаклар ердылар. Социаль хезмәт алучыларга язгы ташу турында курсәтмәләр бирелде һэм кичектергесез ярдәм күрсәтү телефон номерлары таратылды.
Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында март аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлау тантанасы узган.
Гарденотерапия
2019 елның 29 марты
Гарденотерапия яки бакча терапиясе экотерапиянең бер өлеше булып тора. Методика тәнгә, акылга һәм җанга тәэсир итә, шуңа күрә үз-үзеңне тоту һәм эмоциональ бозылуларга төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә, авыр авырулардан соң тернәкләндерү чоры кысаларында киң кулланыла. Дәресләр тематикасын ел вакытын, пациентларның мәнфәгатьләрен, һава шартларын исәпкә алып төзелә. Яңа Чишмә интернат-йортында да гарденотерапия кулланыла. Әбиләр һәм бабайлар чәчәкләр һәм яшелчәләр утыртырга бик яраталар. Әйтик, интернат-йортта лҗвиный зев, гадеция, декоратив кәбестә, җәйге кипарис, берьеллык георгин, петуния, виола һәм, әлбәттә инде, томатлар һәм борычлар утыртылды. Шытымнар инде барлыкка килә һәм җәй көне безнең территория тирә-юньдәгеләрне матур чәчәкләр белән шатландырыр, ә өстәлдә үзебез үстергән помидор һәм кыяр булыр дип өметләнәбез.
Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Хезмәт кешесе» шигырь укучылар конкурсында катнаштылар.
Безнең республика күп милләтле, мондый дәүләт территориясендә яшәп, күршеләренең традицияләрен хөрмәт итәргә кирәк.Мисал өчен, Үрнәк авылында эшләүче «Гармония» үзәге социаль хезмәткәрлэре үз карамагында булган олкэннэр белән Нәүрүз бәйрәме уздырганнар.