Шигырь бәйгесе

2019 елның 29 марты, җомга

 Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Хезмәт кешесе» шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Конкурс Аксубай балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелде һәм эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Конкурста мәктәп яшендәге балалар да, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнашты. Конкурста җиңүчеләргә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурска якташыбыз, журналист, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты-Низамова Рушания чакырылган иде. Чара барышында катнашучылар Рушания Низамованың тормыш һәм иҗат сәхифәләре белән таныштылар, авторның шигырьләрен тыңладылар, сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International