2019 елның 28 мартында Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф. Т. «Торцевание " технологиясе буенча чираттагы дәресен үткәрде. Дәрес ерактагы авыл җирлегенең социаль участогында урнашкан балалар бакчасы җирлегендә 6-7 яшьлек балалар белән үткәрелде. Дәрес декоратив гамәли иҗат өлкәсендә күнекмәләр алуга һәм сәнгать сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Әлеге дәрес балаларны торцевание техникасы белән таныштырды, балалар төркемнән ясалган кул эшләнмәләрен " Болын чәчәкләре»дип атадылар.