Балалар "Нарат" спорт комплексында булдылар, анда тимераякта шудылар.
Тимераякта шуу-балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән күнегүләр — шулай ук актив ял итүнең иң яраткан төрләренең берсе булып тора.
Тимераякта шуу вакытында саф һавада тиз хәрәкәт итәргә була. Бу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, тизлеген, көчен, җитезлеген һәм чыдамлыгын үстерә. Бала хәрәкәт иткәндә кәеф күтәренкелеге, җиңеллек ала.