2019 елның 28 мартында Яңа Чишмә муниципаль “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, газ һәм янгын сүндерүче оешмалар вәкилләре белән берлектә, Екатериновка бистәсендә яшәүче күпбалалы, 70 яшьтән узган ялгыз торучыларны әйләнеп үттеләр. Ул көнне барлыгы 22 гаилә үтелде. Барлык гаиләләр һәм олы кешеләр белән көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, электроҗиһазларын дөрес куллану буенча инструктаж үткәрелде, социаль караклыктан саклану чаралары турында сөйләнелде.