26 мартта өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы тыл ветераны Мингаян Мингатина 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Социаль хезмәткәр Наталья Валиева мәктәп укучылары, клуб хезмәткәрләре белән берлектә өйдә бәйрәм оештырды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимзян Зарипов та катнашты. Чара барышында юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.