2019 елның 2 апрелендә, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ата-аналар алиментлар түләүдән баштарта торган, балигъ булмаган балалары булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде. Киңәшмәдә, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, халыкны социаль яклау бүлеге, Суд приставлары хезмәте вәкилләре катнаштылар.
Һәр мөрәҗәгать индивидуаль тәртиптә каралды. Кайбер гражданнар алимент түләүдән баш тартучыларга карата башкарма җитештерүне карау өчен суд приставлары хезмәтенә кабаттан чакырылдылар.
Бердәм кабул итү көннәре, һәр айның беренче сишәмбесендә, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 йорт.