Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысасында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 нчы санлы социаль участокта 8-11 яшьлек балалар арасында “Хәрбиләр һөнәре” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрби һөнәрләр турында күзаллау бирү, эшчәнлекнең билгеле бер төренә сәләтне ачыкларга ярдәм итү, балаларга үзләренең профессиональ киләчәге турында уйланырга ярдәм итү.
Дәрес башында белгеч балаларга хәрби һөнәр төрләре турында сөйләде, төрле гаскәрләрнең хәрби техникасы һәм хәрби формалары сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтте, 1812 елгы Ватан сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Соңыннан ике командага бүленеп, викторинада катнаштылар, монда командалар бер-берсенә рәсемгә төшерелгән предметларны яки объектларны атамыйча гына ясалган әйберләрне аңлаттылар, соңыннан - төрле гаскәрләрнең эмблемалары төшерелгән пазлларны җыйдылар, сүз чылбырыннан артык сүзне сайладылар. Дәрес бик күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үтте.
Рефлексиядә нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүче команда бүләкләнде.