Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр Пермь циркы - Шапито тамашасында булдылар

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Шәһәр администрациясе ярдәме белән «Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләргә, Пермь циркы-Шапитоның «Империя тамаша» диелгән, цирк тамашасын карарга бәхет елмайган. Безнең игътибарга ачык талантлар йолдызлыгы: хайваннар белән уникаль номерлар, баш әйләндергеч трюклар, динамикалы бию тамашалары, авторлык костюмнары һәм язгы тере хисләр тәкъдим ителде. Балалар игътибар белән карап утырдылар һәм кул чаптылар. Бөтен клоун һәм жонглерлардан, цирк гөмбәзендәге катлаулы трюкларны башкарган экилибристлардан һәм һава гимнастларыннан тыш, экзотик хайваннар аттракционы - Канаданың аюлары, Фарсы леопард, обезьянка, пума, бүреләр һ. б. булды. «Барыннан да бигрәк нәрсә ошады соң?"- дип сорадылар балалардан тәрбиячеләр Әлфинә Абдеева һәм Светлана Козлова. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр: кемдер кәҗә-канатоходчыдан, кемдер-Хаски Этләр командасыннан, ә кемдер искиткеч җырларны ошатты… Фикерләр бүленсә дә, цирк искиткеч булды, дип бер тавышта әйттеләр балалар. Ул һичшиксез, безнең тәрбияләнүчеләребез хәтерендә озак сакланыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International