“Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү” программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста” үзәге социаль педагогы Марта Камалова 15 балигъ булмаган бала арасында «Аңлау юлында» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашырга омтылу.
Дәрес «Кием-салымда өч үзгәреш» күнегүеннән башланды, ул уңайлы булган атмосфера булдыру һәм төркем әгъзаларына карата игътибарны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Барлык балалар да бик игътибарлы булдылар һәм тиз арада үз парларында үзгәрешләр таптылар. Хәлне төзәтү өчен «Өреп кабартылган шар» күнегүе башкарылды, анда балалар тупны сүз әйтмичә генә бер-берсенә тапшырдылар, аның сыйфатын - җиңел, авыр, кайнар, салкын булуын күрсәтергә тиеш булдылар. Ә «Беркем дә белми» күнегүендә яшүсмерләр бер-берләре турында күп кенә яңалыклар белделәр һәм уртак мавыгулар таптылар. Әңгәмәдәшчене тыңларга һәм ишетергә өйрәнү өчен «Син нәрсә дидең?» күнегүе үткәрелде. «Син миңа ошыйсың, чөнки...» күнегүендә балалар әйләнә-тирәдәгеләргә карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтергә өйрәнделәр.
Рефлексия барышында катнашучылар, тирә-юньдәгеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга теләсәң, аларга ихтирам итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.