"Туган җирем – Татарстан”

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 03 апрелендә  “Мәрхәмәтлек үзәге” нең  гаилә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлегенең  социаль педагогы  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган  “Туган ягым” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Чара туган якның тарихын өйрәнү, гражданлык һәм әхлакый нигезләргә таянып шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Күргәзмәгә ведомствода исәптә торучы гаиләләр килделәр.

  Чакырылганнар китап басмалары аша туган төбәгебезнең тарихы, узганы һәм киләчәге белән таныштылар. Республика    1920 нче елда ТАССР буларак оеша. Шул вакыттан бирле ул һәрчак үсештә.

Күргәзмәгә килүчеләр үзләре өчен күптөрле файдалы мәгълүмат алдылар һәм чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International