Казан арты этнографик музеенда Арча районы Мәрхәмәтлек узәгенең өйгә барып социаль ярдэм курсәту булеге хезмәткәрлэренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәгә янгын куркынычлыгы оешмасыннан вәкил итеп Гыйльмуллин Р.Р. һәм Арча газ оешмасыннан Гыйззәтуллин Н.Х. чакырылдылар. Кунаклар көнкүрештәге янгын куркынычлыгы чаралары турында сөйләделәр. Киңәшмәдэ шулай ук төп бурычлар хәм булган проблемалар тикшерелде, шулай ук эштәге булачак узгәрешләр турында фикер алышынды. Киңәшмә сорау-җавап режимы белән төгәлләнде.