28 март көнне Икшермә авыл клубында цирк тамашасы үтте. Балаларга махсус өйрәтелгән хайваннар һәм фокуслар белән номерлар күрсәттелде. Сәхнәдә «Витамин» һәм «Веселинка» дигән клоуннар тамашачының күңелен ачты. Бу бәйрәм барлык катнашучыларга да бүләк булды, балаларның йөзләре бәхет һәм елмаюлар белән балкыды. Лотерея вакытында безнең приюттан өч бала бүләкләр отты.